Мы в социальных сетях

"Энергетик” мәдәният сараеның зур залында шәһәр мэры Наил Мәһдиев ярдәме белән "Земляничка" балалар халык театрының традицион хәйрия тамашасы узды. Сәламләү сүзе белән Башкарма комитетның Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Винер Харисов чыгыш ясады.

Аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Оле Лукойеның яңа ел төше» дип исемләнгән спектакль-мюзикл күрсәтелде. Спектакль тәмамланганнан соң, Ириска һәм Карамелька күңелле персонажлары балаларны мәрмәр залына әйлән-бәйләнгә чакырдылар. Анда аларны бәйрәмнең төп геройлары Кыш бабай һәм Кар кызы, шулай ук аниматорлар һәм быелгы ел символы каршы алды. Яңа ел чараларында барлыгы 1700гә якын бала катнашты. 

Җомга, 28 декабрь 2018, 09:34