Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина төбәк атналыгы кысаларында Яр Чаллы шәһәрендә гражданнарны кабул итте, шулай ук 2018 елда гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә йомгак ясады.

Парламентарийга сәламәтлек саклау, физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итү, ипотека кредиты буенча бурычларны реструктуризацияләү, мәдәният өлкәсен үстерү, шулай ук күп фатирлы йортта торагын тәүлек буена чит кешегә биреп торучы күршеләргә карата закон чыгару тәкъдимнәре һәм шикаятьләре белән Чаллыдан алты кеше мөрәҗәгать итте.

2018 ел башыннан бирле депутат исеменә гражданнардан, хезмәт коллективларыннан, күп фатирлы йортларда һәм торак пунктларда яшәүчеләрдән барлыгы 376 мөрәҗәгать кабул ителгән. Яр Чаллы, Актаныш, Әгерҗе, Менделеевск, Минзәлә, Тукай районнарында, шулай ук «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Татарстан Республикасындагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә 20 кабул итү үткәрелгән.

Мөрәҗәгатьләрне карап тикшерү нәтиҗәләре буенча 148 депутат таләбе башкарма хакимият органнарына, министрлыкларга һәм ведомстволарга җибәрелгән, мөрәҗәгатьләрнең асылы буенча 201 җавап бирелгән.

Җомга, 28 декабрь 2018, 11:06