Мы в социальных сетях

Чаллы массакүләм мәгълүмат чараларының әйдәп баручы топ-менеджерлары шәһәр мэры Наил Мәһдиев белән эшлекле иртәнге ашта катнаштылар. Очрашу яңа "Мозаика" кафесында узды.

Шәһәр башлыгы ассызыклаганча, Чаллы үсешендә Россия Федерациясе Хөкүмәте, Татарстан Республикасы һәм шәхсән Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме мөһим роль уйный. Ул кыскача 2018 елның төп казанышларын санап үтте: мәктәп төзелеше, юллар, социаль объектларны ремонтлау. Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, массакүләм мәгълүмат чаралары хакимияткә йогынты ясый. «Сез безгә дөрес юнәлештә эш алып барырга ярдәм итәсез», - дип ассызыклады мэр.

Катнашучылар биргән берничә сорауның бер өлеше шәһәр үсешенә кагылышлы булды. Очрашу комфортлы шартларда узды - аралашу планлаштырылган бер сәгать урынына ике сәгать дәвам итте.

Очрашу ахырында мэр җитәкчеләрне котлады, аларга һәм аларның коллективларына нык сәламәтлек, түземлек, рәхмәтле аудитория теләде. Катнашучыларга презентлар сыйфатында китаплар тапшырылды, алар арасында публицистик әсәрләр дә, маркетинг буенча белем бирүче әдәбият та бар иде.

Җомга, 28 декабрь 2018, 14:11