Мы в социальных сетях

Комсомол районында ташламалы категориягә мохтаҗ гаиләләр өчен яңа ел чаралары дәвам итә. Район администрациясенең актлар залында балаларны һәм ата-аналарны администрация башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм "Арзан" сәүдә үзәге директоры Сәйдәш Салихов котладылар. Чарада күп балалы гаиләләрдәге балаларга 30 бүләк тапшырылды. Яңа ел алдыннан Комсомол районында физик мөмкинлекләре чикле 542 бала, шулай ук күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар татлы бүләкләр алдылар.

Җомга, 28 декабрь 2018, 14:38