Мы в социальных сетях

3 нче балалар музыка мәктәбе укучысы Мария Цапкова өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Чаллы Башкарма комитетының мәдәният идарәсеннән илнең төп чыршы бәйрәменә чакыру зур бүләк булды. Мария Татарстанның иң талантлы балалары - уку алдынгылары, конкурс һәм олимпиадаларда җиңүчеләр делегациясе составында Мәскәүдә булып кайтты. 

Кремльнең чыршы бәйрәме – егерменче гасыр уртасында ук барлыкка килгән күптәнге традиция. Быел да балаларны кызыклы тамаша көтә иде, алар төрле уеннарда һәм конкурсларда катнаша алдылар.

Өйләренә барысы да куанычлы тәэсирләр һәм татлы бүләкләр белән кайттылар. 


Җомга, 28 декабрь 2018, 16:50