Мы в социальных сетях

"Дельфин” бассейнында йөзү буенча Яр Чаллы шәһәре мэры Кубогына ачык чемпионат узды. Ярышларда Чаллы, Минзәлә, Актаныш, Түбән Кама, Казан, Башкортостан Республикасыннан 181 спортчы катнашты. Ярышларның ике көнендә 32 комплект медаль уйнатылды. Команда зачеты нәтиҗәләре буенча йөзү буенча 2018 ел Кубогына «Дельфин» спорт мәктәбе ия булды.

Җомга, 28 декабрь 2018, 17:00