Мы в социальных сетях

Үзәк районында, Яңа ел алдыннан, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы активистлары узып баручы елга йомгак ясадылар һәм киләчәккә планнар билгеләделәр. Киләсе ел буена Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек алып барылачак. Бүгенге көндә район ветераннар советында 32 кеше хезмәт куя. Бетмәс-төкәнмәс энергия белән бу кешеләрнең киләчәккә планнары күп. Бүген ветераннар советы әгъзалары үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү буенча зур эш алып баралар, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре белән тыгыз элемтәдә торалар.

Барлык катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар һәм Яңа ел бүләкләре тапшырдылар.

Шимбә, 29 декабрь 2018, 08:33