Мы в социальных сетях

2018 елда Чаллыда 300 мең кв метр торак файдалануга тапшырылды. Бу ел эчендә 28 күп фатирлы торак йорт һәм 65,3 мең кв.метр шәхси торак төзелгән. Бу Республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан расланган торакны файдалануга тапшыру планының 100%ына туры килә. Йортларның зур өлешен Чаллының «Домкор» ҖЧҖ, «Камгэсэнергострой» УКС ҖЧҖ, «Профит» һәм «Евростиль» компанияләр төркемнәре , «Уңайлы торак» ҖЧҖ төзүчеләре торгызган.

Яңа ел алдыннан Яр Чаллы шәһәренең 28 гаиләсенә торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме программасы буенча фатир ачкычлары тапшырылды. 28 гаилә 27 млн сумнан артык дәүләт ярдәме алды.

Кичә озак төзелешле 65/03 йортын файдалануга тапшыру тантанасы булды, анда алданган өлешчеләр исемлегендә булган чаллылылар, күптән көтелгән фатирларын алдылар. Төзелеш эшләрен "Профит” компанияләр төркеме тәмамлады.

Шимбә, 29 декабрь 2018, 10:20