Мы в социальных сетях

Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов "ТИСБИ"  Идарә университетының Яр Чаллы филиалында физик мөмкинлекләре чикле затлар өчен хәйрия концерты оештырды. 

Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов кунакларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

Чарада катнашучыларалдында Татарстанның халык артисты Фирзәр Мортазин чыгыш ясады. Танылган җырчы, шагыйрь, композитор тамашачылар яратып өлгергән композицияләрне башкарды. Шулай ук башка артистлар да концерт номерлары әзерләгән иде. 

Шимбә, 29 декабрь 2018, 11:48