Мы в социальных сетях

Бүген расланган өч мәйданчыкта соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан ярминкә мәйданчыкларында аеруча җанлылык хөкем сөрде. Ярминкәләр Тукай, Менделеевск һәм Әгерҗе муниципаль районнары тарафыннан оештырылган концерт программалары белән үрелеп барды.

Аларда киң ассортиментта сыер, сарык, кош итләре (каз, үрдәк, тавык), төрле һәм башка сөт продукциясе, яшелчә, ярма, ашлык, камыр ризыклары, шулай ук бәйрәм табынына төрле затлы ризыклар тәкъдим ителде.

2018 елда барлыгы 91 авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды, аларда 480 млн сумнан артык суммага 117 мең тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелде.


Шимбә, 29 декабрь 2018, 11:53