Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллы шәһәренең Азатлык мәйданында Яңа елны каршы алу уңаеннан бәйрәм программасы узды. Бәйрәмнең беренче өлешендә «Яңа ел FIESTAсы» дип аталган программа һәм фотозоналар оештырылды. Тамашачылар өчен Яр Чаллы циркы акробатлары, кадет мәктәпләре барабанчылары, утлы шоу белән оригиналь жанр артистлары чыгыш ясады.

“Без Яңа елны кабызабыз!” концерт программасы 20:00 сәгатьтә башланды. Анда «Эврика» мәдәни үзәгенең иҗат коллективлары катнашты.

Яңа ел чыршысы алдыннан Азатлык мәйданында 80 меңгә якын кеше һәм шәһәр кунаклары җыелды. Иҗади программа барышында "Такушки-веселушки” шәһәр конкурсының финалы, “Тыпыр-шоу" бию коллективларының шәһәр конкурсы финалы булды. Төп шәһәр чыршысын бәйрәмчә бизәү «КАМАЗ» ГАҖ финанс ярдәме белән бәйрәм башланганчы берничә атна кала оештырылган иде. Чаллылыларны, бәйрәм уңаеннан шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады. 

22:00 сәгатьтә бәйрәм салюты узды.

Дүшәмбе, 31 декабрь 2018, 22:35