Мы в социальных сетях

Бүген яңа микрорайонда 170 фатирлы йортны тантаналы рәвештә тапшыру узды. Яңа төзелгән 63/13 йортта социаль ипотека программасында катнашучылар-бюджет оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре яшәячәк. Яңа йортка күчүчеләрне шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев, ТР президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов, «Домкор» ҖЧҖ генераль директоры Мөнир Гайнуллов котладылар.

Йортны төзү инвесторы – ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды. Объектның генераль подрядчысы – «Домкор Строй» ҖЧҖ.

«Якынлашып килүче 2019, узып баручы 2018 ел ул шуның белән истәлекле, сезнең һәркайсыгыз бүген үз фатирларына ия булу документын күрү һәм алу мөмкинлеге алды. Социаль ипотека буенча 170 фатир. Сезне, мөгаен, иң көтеп алынган вакыйга белән котлыйм», - дип мөрәҗәгать итте Наил Мәһдиев чарада катнашучыларга. - «Мәктәп булсынмы ул, балалар бакчасы булсынмы, торак йорт булсынмы-болар барысы да чаллылыларга, шәһәрдәшләребезгә кагыла, шуңа күрә безнең өчен яңа ел алдыннан сезнең белән бергә тормышыгызда булган мөһим вакыйгага куану бик күңелле».

Яңа төзелештәге барлык фатирлар да җиренә җиткерелеп эшләнгән, сантехника, янгын сүндерү датчиклары, су, газ, электр энергиясе, җылылык регуляторлары һәм мәгълүматларны ерактан санауның автомат системасы белән җиһазландырылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, йорт яхшы җылылыкны һәм климатик тотрыклылыкны тәэмин итүче хәзерге өч катлы тимер-бетон панельләрдән оптималь архитектура-планлаштыру чишелешләрен исәпкә алып проектланган.

Сүз уңаеннан, ТР президенты каршындагы Дәүләт торак фонды 63 нче микрорайонда гомуми мәйданы 207 мең кв. метр булган 500 фатирлы 17 йорт төзергә планлаштыра. 2019 елда биредә 909 фатирлы тагын өч социаль ипотека йортын файдалануга тапшыру планлаштырыла. Шуларның беренчесе – 63/15 номерлы 403 фатирлы йорт.

Социаль ипотека программасы Россиядә Татарстан территориясендә генә тормышка ашырыла. Ул 2005 елда старт алды. Татарстан Республикасы президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан торак урыннары 28,5 елга кадәр кичектереп түләү шарты белән гражданнарга бирелә.

2005 елдан хәзерге вакытка кадәр программа кысаларында Татарстанның 115 мең гаиләсе үзләренең торак шартларын яхшырткан. Болар – 2018 ел башыннан бирле 8 меңгә якын гаилә.

Якшәмбе, 30 декабрь 2018, 17:00