Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда коррупциягә каршы тематикага багышланган “Гадел буын” шәһәр конкурсына йомгак ясадылар. Анда ике номинация буенча югары һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентлары көч сынашты.

"Коррупция проблемасын һәм аның масштаблылыгын анализлап, бу проблема яшьләр арасында коррупциягә каршы тәрбия бирүгә аеруча зур игътибар бирү кирәклеген күрсәтә. Киләсе елда без коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча берничә чара һәм акцияләр үткәрәчәкбез», - диде шәһәр студентлар советы рәисе Давид Арушанян.

Конкурста катнашучыларның барысы да сертификатлар, ә җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата бүләкләр алдылар.

Дүшәмбе, 31 декабрь 2018, 10:27