Мы в социальных сетях

«Ел студенты-2018» конкурсында катнашу өчен 14 номинациядә 50 гариза кабул ителде. Конкурс үзе ике этапта узды: читтән торып һәм турыдан-туры турлар, соңгысы икенче ел рәттән үткәрелде. Җиңүчеләрне бүләкләү Бөтенроссия студентлар көне алдыннан 2019 елның гыйнварында булачак.

Шәһәр конкурсының эксперт жюрие составына РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина ярдәмчесе Надежда Абдрахманова, шәһәр студентлар советы рәисе Давид Арушанян, яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рәсим Хафизов, «Нур» яшьләр үзәге директоры Полина Трянина һәм башкалар керде. Турыдан-туры турга кадәр экспертлар папка-портфолио бәяләде, ә ноябрьдә катнашучылар үзләрен һәм проектларын тәкъдим иттеләр.

"Ел студенты-2018" Гран-при номинациясенең финалистлары:

- Кузьмицкий Андрей (Л. Б. Васильев исемендәге КДАМТ);

- Сәйфетдинова Алия (медицина көллияте);

- Сәмигуллина Алия (педагогика көллияте).

"Ел җәмәгатьчесе-2018” номинациясендә финалистлар:

- Идрисов Денис (А. Н. Туполев исемедәге КАИның Яр Чаллы филиалы);

- Низамова Эльмира (Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты);

- Чучалина Дарья (КФУның Яр Чаллыдагы филиалы);

"Елның иҗади шәхесе-2018” номинациясе финалистлары:

- Бикмөхәммәтова Ангелина (Е. Н. Батенчук исемендәге төзелеш көллияте);

- Быкова Анастасия (В. Г. Тимирясов исемендәге КИУ);

- Хәйруллина Альмира (КФУның Яр Чаллыдагы филиалы).

"Ел спортчысы-2018” номинациясе финалистлары:

- Григорьева Татьяна (педагогика көллияте);

- Левашова Екатерина (Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты);

- Сабирҗанов Равил (Е. Н. Батенчук исемендәге төзелеш көллияте).

“Елның чит ил студенты-2018” номинациясе финалистлары:

- Йосыпова Мәдинә (КФУның Яр Чаллы филиалы).

"Ел журналисты-2018” номинациясендә финалистлар булдылар:

- Колесников Дмитрий (КФУның Яр Чаллы филиалы);

- Мәрданшина Таңсылу (медицина көллияте);

- Шимолина Анастасия (Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты).

"Ел интеллекты-2018” номинациясе финалистлары:

- Вәлиева Рушания (Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты);

- Мөхәммәтшина Гөлназ (Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты);

- Стихнин Евгений (КФУның Яр Чаллы филиалы).

"Ел волонтеры-2018” номинациясендә финалистлары:

- Данисламова Гөлнара (медицина көллияте);

- Мусина Диана(Яр Чаллы педагогия университеты);

- Сандимирова Татьяна (Е. Н. Батенчук исемендәге төзелеш көллияте).

"Ел студентлар массакүләм мәгълүмат чаралары-2018” номинациясендә финалистлар:

- Студентлар газетасы «#ПЛАТФОРМА» (Яр Чаллы педагогия университеты).

"Студентлар иҗтимагый оешмасы-2018” номинациясендә финалистлары:

- Студентлар советы (В. Г. Тимирясов исемендәге КИУ);

Студентлар советы НГТТИ Яр Чаллы сәүдә-технология институты;

- "Бэркут” спорт клубы (Яр Чаллы педагогия университеты).

"Елның студентлар хезмәт отряды-2018” номинациясе финалисты:

- "КомБат” (Е. Н. Батенчук исемендәге төзелеш көллияте).

"Ел студентлар проекты-2018” номинациясендә финалистлары:

- “IQмания" интеллектуаль лигасы (Яр Чаллы педагогия университеты);

- “Игелек бүләк ит” волонтерлык проекты (Яр Чаллы педагогия университеты);

- Педагогика көллиятенең «Иреклеләр» волонтерлар отряды.

"Ел студентлар фәнни оешмасы-2018” номинациясендә финалистлар:

- Югары инженерлык мәктәбе (КФУның Яр Чаллы институты);

- "СНОпики” (В. Г. Тимирясов исемендәге КИУның Яр чаллы филиалы).

"Тулай торакның студентлар үзидарәсе органы-2018” номинациясе финалисты:

- Тулай торакның студентлар советы (Педагогия көллияте).

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, конкурсның төп номинациясендә инде өченче ел рәттән җиңүче - “Ел студенты-2018 Гран приын” Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина исемендәге стипендияне алачак. Ә калган номинацияләрдә җиңүчеләр конкурсны оештыручылардан һәм партнерларыннан дипломнар һәм призларга ия булачак.

Чәршәмбе, 2 гыйнвар 2019, 13:26