«Эврика» шәһәр мәдәният үзәгендә балалар өчен яңа ел программалары тәмамланды. Быел балаларны «Могҗизалар вакыты яки миссиясе үтәлерлек» дигән театральләштерелгән тамаша һәм чыршы янында Кыш Бабай, Кар Кызы катнашында массакүләм тамаша белән сөендерделәр.
Яшь чаллылылар җырлап-биеп күңел ачтылар, әйлән-бәйлән, уеннар уйнадылар. Программаның төп фишкасы дискотека булды. Балалар вакытларын күңелле уздырдылар, күтәренке кәеф белән таралыштылар. Моннан тыш, өч яңа ел фотозоны оештырылды, анда барлык теләүчеләр дә чарадан соң фотога төшә алды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 3 гыйнвар 2019, 12:24