Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда мини-футбол буенча "Төзүче" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең беренче кышкы кубогы узды. Ярышларда сигез команда катнашты. Урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 1 урынны – 30 нчы мәктәп командасы яулады; 2 урында – «Олимп» (Алабуга шәһәре) һәм 3 урында "Төзүче" командалары. 

Җиңүче команда кубок, диплом, медальләр белән бүләкләнде. Командалар һәм уенчылар грамоталар, медальләр, ә турнирның иң яхшы уенчылары истәлекле призларга ия булды.

Шимбә, 5 гыйнвар 2019, 13:14