Мы в социальных сетях

Ярышлар беренче көнне үк авыр комлы 84 километрлы махсус участокта оештырылды.

АВТО категориясе этабы җиңүчесе катарлы Нассер Әл-Аттигә дистанцияне узар өчен бер сәгатьтән артык вакыт кирәк булды (01: 01: 41). Россиялеләр бәхетенә йөк зачетында Эдуард Николаев җиңүче булды. Аның нәтиҗәсе 1 сәгать 9 минут һәм 5 секунд.

Алгы стартларда булган Айрат Мәрдиев экипажына үзләрен узып килүче голландияле Жерар Де Ройны алга үткәрергә туры килә. Тик шуннан соң россиялеләр аның артыннан калышмады. Кызу темп Де Рой машинасында пневмосистеманың сафтан чыгуына сәбәпче булды, тормоз кызып финишта ук бер тәгәрмәчкә ут капты, әмма экипаж янгынны сүндерүгә үз көче белән ирешә алды.

Фотолар "КАМАЗ-мастер" командасы матбугат хезмәте тарафыннан тәкъдим ителде

Сишәмбе, 8 гыйнвар 2019, 12:56