Мы в социальных сетях

Автозавод районында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Маһирә Шәкерт кызы Шәрифуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул ТАССРның Ютазы районы Бәйрәкә авылында күп балалы крестьяннар гаиләсендә туа. Сигез сыйныфны тәмамлый, аннары Казан шәһәренең фабрика-завод училищесына укырга керә. Уку йортын тәмамлаганнан соң, Казанның хәрби заводына эшкә урнаша, анда лаеклы ялга чыкканчы эшли. Бүләкләре: “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен”, "Хезмәт ветераны” медале, юбилей медальләре.

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярга Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова, «Йорт төзүчеләр» иҗтимагый оешмасы рәисе Фәридә Хафизова һәм шул районның ветераннар советы җаваплы сәркатибе Людмила Анисимова котлау һәм бүләкләр тапшырдылар.

Чәршәмбе, 9 гыйнвар 2019, 09:09