Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 21 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

16 гыйнварда 15:00 сәгатьтә «Камснаб» бинасында (ГЭС п., «Центральная» тукталышы) шәһәр мәгариф учреждениеләренең яшь армия командалары арасында кыяга үрмәләү буенча беренче шәһәр беренчелеге узачак.

Ярыш Ватанны саклаучылар көненә багышлана. Спорт чарасында катнашу өчен шәһәрнең 12-15 яшьлек 63 уку йортыннан егетләр, катнаш командалар (егет һәм кыз) чакырыла. Команда составына ике катнашучы керә.

Катнашучылардан спорт киемнәре, уңайлы аяк киеме, табибтан белешмә сорала.

Гариза 14 гыйнварга кадәр ТР «ЮНАРМИЯ» хәрби-һава көчләре штабының электрон почта адресына loginovalb@mail.ru кабул ителә.

Белешмәләр өчен Телефон: 8-917-279-11-82

Пәнҗешәмбе, 10 гыйнвар 2019, 17:03