Мы в социальных сетях

Сугыш ветераннары өчен госпитальнең җитәкчесе итеп, элек сәламәтлек саклау идарәсендә эшләгән Резеда Мәүҗүтова билгеләнде.

Резеда Ришат кызы ике югары белемгә ия. «Медицина-профилактика эше» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын һәм «Юриспруденция» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлаган.

Резеда Мәүҗүтованың хезмәт карьерасы Яр Чаллы белән бәйле. Диплом алгач, ул дәүләт эпидемиология күзәтчелеге үзәгендә табиб, аннан соң бүлек мөдире, Роспотребнадзорның баш белгеч - эксперты булып эшли башлый. Федераль һәм халыкара дәрәҗәдә (Мәскәү, Франция) медицина өлкәсендә эш тәҗрибәсе бар. 2017 елның гыйнварыннан башлап Сәламәтлек саклау идарәсенә бүлек башлыгы вазыйфасына чакырылды.

Пәнҗешәмбе, 10 гыйнвар 2019, 11:00