Мы в социальных сетях

Үзәк районында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре – Әлиуллина Роза Зәйдулла кызы, Гарифуллина Хөллия Сабирҗан кызы, Соколова Зоя Романовна, Тимерханова Гөлҗәмал Габидулла кызы 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтә. Юбилярлар Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котлаулар алдылар. Котлауларга шәһәр Советы депутаты Олег Николаев, ТИҮ рәисләре дә кушылды.

Роза Зәйдулла кызы Буа районының Вольный Стан авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында туган авылы колхозында эшли. Сугыштан соң да лаеклы ялга чыкканчы Буа районының Сарсаз авылы колхозында хезмәт куя. Роза Зәйдулла кызы 2016 елдан Яр Чаллыда яши. Ул алты бала тәрбияләп үстергән, 10 оныгы һәм өч оныкчыгы бар. “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен” медале һәм юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Актаныш районы Тимеркол авылында туган Хөллия Сабирҗан кызына 90 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында ул туган авылы Тимеркол колхозында эшли. Сугыштан соң да, пенсиягә чыкканчы да, Мөслим авылы кибетендә сатучы була. 1984 елда Яр Чаллы шәһәренә килә. Хөллия Сабирҗан кызы дүрт бала тәрбияләп үстергән, алты оныгы һәм 11 оныкчыгы бар. “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен” медале һәм юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Соколова Зоя Романовнага да шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Ул Алексеевск районының Югары Кәчи авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларыннан алып пенсиягә чыкканчыга кадәр Югары Кәчи авылы колхозында эшли. 1980 елда Яр Чаллы шәһәрен даими яшәү урыны итеп сайлый. Зоя Романовна дүрт бала тәрбияләп үстергән, җиде оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен” медале һәм юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Сарман районы Таулы Дөреш авылында туган Тимерханова Гөлҗәмал Габидулла кызына 90 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында лаеклы ялга чыкканчы да, туган авылы колхозында эшли. 2012 елда Яр Чаллы шәһәренә күченә. Гөлҗәмал Габидулла кызы дүрт бала тәрбияләп үстергән, 10 оныгы һәм биш оныкчыгы бар. "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен” медале һәм юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Пәнҗешәмбе, 10 гыйнвар 2019, 10:08