Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветераннары 95 яшьлек һәм 90 яшьлек юбилей уңаеннан котлаулар кабул итә. Юбилярлар РФ президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Комсомол һәм Автозавод районнары администрацияләре башлыклары исеменнән котлаулар алдылар. Котлауларга шулай ук шәһәр Советы депутатлары Альберт Петров һәм Марсель Мингалимов та кушылды.

Бөек Ватан сугышы ветераны Әмирҗанова Нәгыймә Әмирҗан кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул ТАССРның Актаныш районы Теләкәй авылында туа. Башлангыч мәктәпнең дүрт сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында туган авылында тракторчы булып эшли, сугыштан соң балалар бакчасында хезмәт куя. 1972 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә. Биредә лаеклы ялга чыкканчы «Камгэсэнергострой»предприятиесендә эшли. Ире белән бергә өч кыз тәрбияләп үстерәләр, дүрт оныгы һәм өч оныкчыгы бар. Нәгыймә Әмирҗан кызы Бөек Ватан сугышы ветераны, «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Никитина Евстолия Васильевна һәм Еменькина Зоя Николаевна 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр. Евстолия Васильевна ТАССРның Аксубай районы Савруш авылында туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Мәктәптән соң Аксубай педагогика училищесына, аннары Чабаксар педагогия институтына укырга керә. 1947 елдан лаеклы ялга чыкканчы Чистай районы урта мәктәбендә укытучы һәм укыту бүлеге мөдире булып эшли. 2018 елда Яр Чаллыга күченә. Ире белән бергә биш бала тәрбияләп үстергән, биш оныгы һәм алты оныкчыгы бар. Евстолия Васильевна тыл хезмәтчәне, «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән, юбилей медальләренә ия.

Еменькина Зоя Николаевна ТАССРның Чирмешән районы Иске Элмәле авылында туа. Башлангыч мәктәпнең дүрт сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эшчеләр булып эшли. Сугыштан соң Самара өлкәсенә күчеп китә. Ә 1989 елда Яр Чаллыга килеп төпләнә. Лаеклы ялга чыкканчы «Камгэсэнергострой» да җыештыручы булып эшли. Зоя Николаевна тыл хезмәтчәне, «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале  һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Автозавод районында Галәүтдинова Рәифә Йосыф кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул ТАССРның Чистай районы Мөслим авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Урта мәктәпнең сигез сыйныфын тәмамлый. Аннан соң Чистай авыл хуҗалыгы училищесына укырга керә, аннары агроном булып эшкә урнаша. 1953 елда кияүгә чыга. Бәхетле гаиләдә дүрт ул тәрбияләп үстерә. Хәзерге вакытта ветеранның сигез оныгы һәм 13 оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен», «Хезмәт ветераны»  медальләре һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Пәнҗешәмбе, 10 гыйнвар 2019, 13:26