Якшәмбе, 30 июнь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Алексей Песошин республикада хезмәт хакын тоткарлау ситуациясен контрольгә алырга кушты. Бу хакта ул Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау: 2018 ел йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар» йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

«Хезмәт хакын түләү буенча кичектерелгән бурычлары булган предприятие җитәкчеләренә, бигрәк тә аны яшерүчеләргә иң җитди чаралар күрүегезне сорыйм», – дип билгеләп үтте премьер-министр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта автокалада хезмәт хакын түләү буенча бурычлар юк. 2007 елның гыйнварыннан Яр Чаллы шәһәрендә халыкның хезмәт хакы һәм социаль якланганлыгы дәрәҗәсен күтәрү максатыннан ведомствоара комиссия эшли. Әлеге комиссия утырышында атна саен хезмәт хакын үз вакытында түләмәүче эш бирүчеләрне, шулай ук хезмәт хакын минималь хезмәт хакыннан кимрәк түләүче эш бирүчеләрне чакыралар. 2018 ел дәвамында комиссия утырышларында 1215 предприятие җитәкчесе хезмәт өчен түләүнең түбән дәрәҗәсе мәсьәләсе буенча тыңланды.

«Без җитәкчеләрнең тулы булмаган эш көнен күрсәтүен, балаларны карау буенча ялларда булуны, административ ялларның сәбәпләрен игътибар белән анализлыйбыз. Болар барысы да штат расписаниесе, эш вакытын исәпкә алу табеле һәм предприятие буенча приказ белән раслана. Ведомствоара комиссия тарафыннан 147 оешманың хезмәт килешүләренә мониторинг үткәрелде, нәтиҗәдә 900дән артык яңа килешү төзелде», – дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев үз чыгышында.

Наил Мәһдиев ассызыклаганча, соңгы 18 елда беренче тапкыр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,33 %ка кадәр кимегән. Ел башы белән чагыштырганда эшсезләр саны 17%ка кимегән (192 кешегә) һәм 928 кеше тәшкил иткән.

Пәнҗешәмбе, 10 гыйнвар 2019, 13:43