Мы в социальных сетях

Соңгы өч елда Яр Чаллыда производстводагы травмалар дәрәҗәсе кимүнең уңай динамика күзәтелә. Бу хакта үз чыгышында шәһәр мэры Наил Мәһдиев Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында сөйләде. «Куркынычсызлык техникасын бозуга юл куймаучы предприятиеләрнең уңай мисалларын әйтәсем килә: «ТАТПРОФ», «САТУРН», «Р. О. С. Л. А.», «БУЛГАРПИВО», «РИАТ», «АВТОТЕХНИК» һәм башкалар. Бүген шәһәрдә яңа заманча производстволар барлыкка килде, аларда травма очракларын киметү яки бөтенләй булдырмау өчен шартлар тудырылган. Әйтик, безнең шәһәрдә өч ел эшләү дәверендә Хайер дөнья компаниясенең суыткычлар заводында бер генә бәхетсезлек очрагы да булмады», - дип ассызыклады мэр.

Шулай ук Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, Чаллы предприятиеләрендә бер хезмәткәргә чыгымнар уртача 20%ка арткан. Бу - җиһазлар, технологик процессларны модернизацияләүгә, коллектив һәм шәхси саклану чараларын урнаштыруга юнәлдерелгән акчалар. Моннан тыш, производствода бәхетсезлек очракларын кисәтү һәм булдырмау максатларында югары куркыныч булган урыннарны тикшерү эше оештырылган. Ел башыннан хезмәт буенча дәүләт инспекциясе һәм прокуратура вәкилләре катнашында 33 меңнән артык хезмәткәр эшли торган предприятиеләрдә алты күчмә киңәшмә үткәрелде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, аеруча куркыныч объектлар булып төзелеш һәм җитештерү мәйданчыклары, юл-транспорт инфраструктурасы объектлары тора.

2018 ел нәтиҗәләре буенча Яр Чаллыда производстводагы бәхетсезлек очракларыннан 26 кеше зыян күргән. Бу - узган ел белән чагыштырганда дүрт кешегә кимрәк.

Пәнҗешәмбе, 10 гыйнвар 2019, 18:35