Мы в социальных сетях

«Табиб белән саф һавада йөрү» проекты шәһәрнең Үзәк чыршысында катнашучыларны «Азатлык»мәйданында җыйды. Салкын булуга карамастан, очрашуга бик күп кеше килде. Программада катнашучылар музыка астында зарядка ясадылар, соңыннан уеннар үткәрделәр һәм бүләкләр алдылар. Бәйрәмнең төп үзенчәлеге - «Азатлык» мәйданы буенча Скандинавия йөрешен оештыру булды. Аңа өлкәннәр һәм балалар да кушылды.

 "ТАНАР" гаилә клиникасыннан бүләкләрне Кыш Бабай һәм Кар кызы тапшырды.

Җомга, 11 гыйнвар 2019, 10:41