Мы в социальных сетях

Автозавод районында Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне-Старикова Римма Александровна 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Римма Александровна Түбән Новгород шәһәрендә күп балалы гаиләдә туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый, алга таба уку мөмкинлеге булмый, сугыш башланды. 17 яшендә Горький автомобиль заводына урнаша, шунда ук сугыштан соңгы елларда да хезмәт куя. 1949 елда фронтовик Стариков Виталий Александровичка кияүгә чыга. Бәхетле гаиләдә өч бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге вакытта ветеранның дүрт оныгы һәм биш оныкчыгы бар. Римма Александровна «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» мактау грамоталары белән бүләкләнде. «Хезмәт ветераны» һәм юбилей медальләре.

Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы Раушан Усманова, район ветераннар Советы рәисе Любовь Ходаковская һәм 22 комплексның ветераннар советы рәисе Анна Наумова котлады.

Җомга, 11 гыйнвар 2019, 13:28