Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Россия Пенсионерлар берлеге» Чаллы иҗтимагый оешмасының бүлекчәсе, тәҗрибәле белгечләрне җәлеп итеп, пенсионерларның скандинавия йөрешен бушлай укытуга 10 төркем туплау турында игълан итә.

Укыту программасы теоретик һәм гамәли өлештән торачак. Әйтик, өлкән буын чаллылыларга "Озын гомерлелеккә адым" семинарында скандинавия йөрешенең файдасы һәм сәламәтлекләрен торгызу, авыруларны профилактикалау турында сөйләячәкләр. Гамәли дәресләр "Яр буе" паркында ачык һавада Президент гранты акчасына сатып алынган йөрү өчен таяклар кулланып үткәреләчәк. Төркемнәргә семинарда белем алучылар арасыннан 20 кеше керәчәк. Практик инструктаж курсы сигез дәрескә исәпләнгән. Дәресләрнең нәтиҗәлелеген һәм озынлыгын контрольдә тоту төркемнең һәр әгъзасы өчен инструктор тарафыннан аерым үткәреләчәк.

Гаризалар 31 гыйнварга кадәр эш көннәрендә 11:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Яр Чаллы шәһәре, 32/17, каб. 205 («Электротехниклар»тукталышы). Үзең белән паспорт һәм пенсия таныклыгы алырга кирәк. Әгәр хроник авырулар булса, ул турыда табибтан сәламәтлек торышы турында белешмә тапшырыла. Белешмәләр өчен тел.: 8-937-594-06-91

Пәнҗешәмбе, 31 гыйнвар 2019, 09:00