Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Аксакова Клавдия Ивановна 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау сүзләрен аңа Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева җиткерде.

Клавдия Ивановна Минзәлә районының Балтай авылында туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын, аннары Минзәлә педагогия училищесын тәмамлый. 1943 елда Ворошилов районының (хәзерге Тукай районы) Теләнче авылына эшкә җибәрелә һәм 1946 елга кадәр балалар йортында эшли. 1959 елда Алабуга педагогия институтын тәмамлый. 1971 елда Яр Чаллы шәһәренә күченә. Лаеклы ялга чыкканчы 3 нче мәктәптә эшли. Клавдия Ивановнаның укытучылык стажы - 38 ел.

Ире белән өч бала тәрбияләп үстерәләр, алты оныгы һәм ике оныкчыгы бар. Клавдия Ивановна «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән.

Җомга, 11 гыйнвар 2019, 15:34