Мы в социальных сетях

Автозавод районында «Чаллы шәһәренең иң яхшы Яңа ел бизәлеше» шәһәр конкурсының район этабында катнашучылар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алдылар. Бәйгедә район буенча барлыгы 43 оешма катнашты. Шулардан: 23 бюджет оешмасы, 15 коммерцияле оешма, биш сәнәгать предприятиесе, дүрт территориаль иҗтимагый үзидарә. Конкурс призерларының барысына да районның администрация башлыгы Раушан Усманова конкурста актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде, инициативаны һәм шәһәр халкының тормышын тагын да кызыклырак итү теләген билгеләп үтте.

Конкурс нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: «Районның Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү» номинациясендә: 1 урын - Җиңү паркында урнаштырылган чыршы («Мәдәният һәм ял паркы» МУП), икенче урында  Боровецкий бульварындагы чыршы («Горсвет» МУП), «Оешма территориясенең иң яхшы Яңа ел бизәлеше» номинациясендә: бюджет оешмалары категориясендә беренче урынны ике бюджет учреждениесе алды: 34 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм 109 нчы «Курай» балалар бакчасы. 2 урын-27 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенә бирелде. 3 урында-28 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе.

Коммерция оешмалары категориясендә: 1 урын – «Тулпар» ХК, 2 урын – «Татнефть АЗС-Центр» ҖЧҖ, 3 урын – «Сөембикә» СҮ, сәнәгать предприятиеләре категориясе: 1 урын – «Татэнерго» АҖ филиалы-«Чаллы җылылык челтәрләре» (30 к – с), 2 урын-«КАМАЗ» ГАҖ пресс – рама заводы, 3 урын – «КАМАЗ» ГАҖ двигательләр заводы. «Микрорайон территориясенең иң яхшы Яңа ел бизәлеше» номинациясендә: 1 урын – «Сосновый Бор» территориаль иҗтимагый үзидарәсе (71 йорт).), 2 урын – «Надежда»  ТИҮ (27 к-с), 3 урын - «Тулпар» ТИҮ (53 к-с), 4 урын – «48 комплекс» ТИҮе.

Җомга, 11 гыйнвар 2019, 16:17