Мы в социальных сетях

Быел Яр Чаллы шәһәре фестивальдә берьюлы дүрт команда катнаша: КФУның Чаллы институтыннан «Бим Бом», «Теге 100 татар», «Шкаф» (Артур Кабальнов һәм Владислав Волошин) һәм Чаллы дәүләт педагогия университетыннан «Марат» командалары. 

Катнашырга теләк белдереп төрле шәһәр һәм илләрдән барлыгы 650дән артык команда теркәлде.

Бүгенге көннән алып 17 гыйнварга кадәр командаларны фестиваль карау конкурсының беренче туры старт ала. Узган елдагы кебек үк, Югары лига һәм Премьер-лига командалары беренче көнне - 13 гыйнварда чыгыш ясый. 

19-20 гыйнвар көннәрендә фестиваль конкурсларының икенче туры узачак. 24 гыйнвар-фестивальнең телевизион төшерүе.

Якшәмбе, 13 гыйнвар 2019, 12:08