Мы в социальных сетях

«Этюд» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә «Ак Ладья» мәктәп командаларының шәһәр турниры узды. Турнир стартына 15 команда чыкты. 26 нчы гимназиянең беренче җыелма командасы (Леонид Ефимов, Матвей Иванов, Равил Вәлиев һәм Яна Мәгыйзова) җиңүче булды.

Икенче урында – 78 нче пролицейның җыелма командасы (Тимофей Григорьев, Михаил Индык, Илья Рәшитов һәм Сабина Галиева). Призлы өчлекне А. С. Пушкин исемендәге 78 нче лицей вәкилләре төгәлләде (Тимур Самарин, Дамир Галиев, Ленар Галиев һәм Маргарита Ершова).

Хәзер автокала 1-5 мартта үзебезнең шәһәрдә узачак республика «Ак Ладья» ярышларын кабул итәргә әзерләнә.

Якшәмбе, 13 гыйнвар 2019, 14:34