Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда өлешләп төзүдә проблемалы мәсьәләләрне хәл итү буенча эшләр дәвам итә. 2018 елның декабрендә 65-03 торак йортның 1 чираты файдалануга тапшырылды, аның беренче төзүчесе "ФОН" компанияләр төркеме иде. Йортны төзеп бетерүне "Профит" компаниясе үз өстенә алды, аның җитәкчесе-шәһәр Советы депутаты Марсель Мингалимов. Бер ел эчендә алданган 93 өлешче проблемаларын хәл итә алдылар. Бүгенге көндә «ФОН» компанияләр төркеме аркасында 65/06, 65/10 (блоклар 3,4) һәм 65/03 (2,3 чират) йортларында өлешче зыян күргән 224 кеше кала. Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан расланган «Юл картасы» нигезендә Чаллыда алданган өлешчеләр проблемасын 2020 елга кадәр хәл итү планлаштырыла.

Агымдагы елда "Евростиль" компанияләр төркеме 65/10 торак йорт төзелешенә керешәчәк. "Профит" компаниясе 65/06 төзелешен торгызырга планлаштыра. 65/03 йортта (2,3 чират) өлешчеләрнең проблемалары «Домкор» компаниясе тарафыннан фатир бирү юлы белән хәл ителәчәк. Бу мәгълүматны бүген эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитетның Архитектура, шәһәр төзелеше һәм торак үсеше идарәсе башлыгы Илмир Исхаков җиткерде.

Ул шулай ук шәһәрдә әлеге проблема ун ел дәвамында хәл ителмәвен билгеләп үтте. Әмма хәзер, 2020 елга, мәсьәлә тулысынча хәл ителәчәк. Төзелеп бетмәгән йортларны төзүгә «Евростиль» һәм «Домкор» компанияләре кушылачак.

«Без 65/10 йортын эшләп бетерергә "Евростиль" белән килештек. 65/03 һәм 65/06 йорт йортның икенче һәм өченче чиратын «Профит», 65/03 йортын «Домкор» дәвам итәчәк. Алданган өлешчеләр проблемалары белән бәйле мәсьәләләрне актив рәвештә хәл итәргә кирәк. Бу мөһим бурычлар. Без авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итәргә тиеш», - диде Наил Мәһдиев, шул ук вакытта муниципалитетның, шәһәр чигендә торак төзелеше өчен җир участоклары бүлеп бирү сәбәпле, билгеле бер чыгымнарга барырга мәҗбүр булуын аңлатып.

«Әйе, без шәһәр читендә җир участоклары бүлеп бирәбез – башкалары юк. Әйе, без, билгеле бер дәрәҗәдә, төзелешне кайдадыр тормышка ашыру өчен тырышабыз, шуннан башка заманча ярымиллионлы шәһәрдә ярамый. Муниципаль участоклар белән эшлибез, беркемнең дә мәнфәгатьләрен кысрыкламыйбыз, бу - муниципалитет җирләре», - диде шәһәр башлыгы.

Дүшәмбе, 14 гыйнвар 2019, 09:10