Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев «эшлекле дүшәмбе»дә автокаланың Яңа ел чараларын әзерләүгә һәм уздыруга зур өлеш керткән предприятие, оешма һәм учреждениеләренә рәхмәт белдерде. Шәһәр башлыгы иң яхшы Яңа ел бизәлеше бәйгесендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Алар арасында «Челтәр компаниясе» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы, «Чаллы электр челтәрләре», «Кориб», «Горсвет», «Чаллы икмәге»,«Татэнерго» «Чаллы җылылык челтәрләре», Татэнерго «Чаллы ТЭЦы», «Жилкомсервис», «Тулпар» предприятиеләре һәм оешмалары бар.

Бүләкләү тантанасыннан барлык фотоларны шәһәр администрациясенең "Вконтакте" рәсми төркемендә карарга була.

Шулай ук Наил Мәһдиев Яңа ел каникуллары вакытында хокук саклау органнарының эшен уңай бәяләде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов хәбәр иткәнчә, бәйрәм көннәрендә шәһәр мәктәпләре укучылары тарафыннан хокук бозулар кылынмаган, алкоголь белән агулану очраклары, укучылар гаебе белән юл-транспорт һәлакәтләре булмаган.

«Бу зур, сизелми дә торган, әмма барлык хокук саклау блогының бик мөһим һәм кирәкле эше. Иң беренче чиратта кешеләр, балалар күпләп җыела торган урыннарны контрольдә тота алдык», - дип билгеләп үтте шәһәр мэры.

Яңа ел чараларын оештыруда һәм үткәрүдә мәгариф һәм яшьләр белән эшләү, мәдәният, физкультура һәм спорт идарәләренең иҗат коллективлары катнашты. Барлыгы 485 чара үткәрелгән, анда 225 меңнән артык кеше катнашкан.

Дүшәмбе, 14 гыйнвар 2019, 09:47