Мы в социальных сетях

Статистика мәгълүматларына караганда, 2018 елда "төзелеш” төре буенча башкарылган эшләрнең гомуми күләме 50 млрд сум тәшкил иткән, бу - 2017 ел белән чагыштырганда 4,9% ка һәм 2016 ел белән чагыштырганда 7,2% ка артыграк.

2018 елда 300 мең кв. м. торак төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. Бу 29 күп катлы торак йорт. Шәһәрдә коммерцияле торакның эре төзүчеләре - «Домкор» компаниясе, «Профит» компанияләр төркеме, «Уңайлы торак», «Евростиль» компанияләр төркеме, «Камгэсэнергострой», «МегаГрупп» компанияләре.

Шәхси торак төзелеше күләме 65,2 мең кв. м. тәшкил итә.

Ел нәтиҗәләреннән күренгәнчә, шәһәр буенча торак фонды 3% ка арткан. Статистика мәгълүматларына караганда, 2018 елда бер кешегә торак белән тәэмин ителеш 22,9 кв. м. тәшкил иткән (ТР буенча - 26,8 кв. м.)

«Социаль ипотека» программасы буенча Гвардейская урамындагы 17а һәм 63/13 торак йорт файдалануга тапшырылган.  Бюджет өлкәсендә эшләүче 364 гаилә һәм төзелеш эшләрен инвестицияләүче предприятие хезмәткәрләре үзләренең торак шартларын яхшырттылар. «Социаль ипотека» программасы буенча чиратта 3496 гаилә тора (1447 гаилә реестрга кертелгән, 2049 гаилә беренчел исемлектә тора.)

Дүшәмбе, 14 гыйнвар 2019, 10:13