Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда яшәүчеләр «Азатлык» мәйданында кар сыннары ясауда көч сынашты, анда Иске Яңа елны бәйрәм итү кысаларында «ICE CITY» беренче кар фигуралары фестивале узды. Анда шәһәрнең мәгариф учреждениеләре һәм иҗтимагый оешмаларыннан 70тән артык кеше катнашты. 10 команда билгеләнгән вакыт эчендә кардан композицияләр ясау һәм рәсмиләштерү буенча көч сынашты. 20 кешедән торган иң күп команда «Интеллект» оешмасы иде.  Фестивальдә катнашучыларның фантазиясе төрле булды, кемдер 2019 ел символын ясады, кемдер үз скульптурасын КАМАЗның 50 еллыгына багышлады, эшләрдә мәхәббәт һәм башка темалар да чагылыш тапты.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча беренче урын 1нче балалар сәнгать мәктәбе командасына бирелде («Царевна-лягушка»), икенче урынны «Шәмәхә НЕОН» (ел символы) командасы яулады, ә өченче урынны «Кар тавы түбәсендә» эше белән  КАМАЗ командасы алды. Барлык катнашучылар һәм җиңүчеләр партнерлар һәм оештыручылардан дипломнар һәм призлар белән бүләкләнде.

Дүшәмбе, 14 гыйнвар 2019, 11:12