Мы в социальных сетях

2019 елда узган елдагы кебек үк шактый эшләр  башкарасы булачак. 310 мең кв. м. күләмендә торак тапшыру планлаштырыла.

«Социаль ипотека» программасы буенча 2019 елда 63 нче микрорайонда 909 фатирга исәпләнгән 3 торак йортны файдалануга тапшыру каралган.

Узган елның ноябрендә «Яшьлек» торак районының 65 нче микрорайонында 1224 урынга исәпләнгән мәктәп төзелеше башланды, аны ачу тантанасы 2019 елның 1 сентябрендә булыр дип көтелә.

«2018-2019 елларга мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә 3 яшькә кадәрле балалар өчен яңа урыннар булдыру» программасы нигезендә алты мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелеше дәвам итә, аларны ачу да 2019 елның 1 сентябренә планлаштырыла. Болар - «Замелекесье» торак районының 20 һәм 22 нче микрорайоннарында, «Яр буе» районының 35 нче микрорайонында, ЗЯБ бистәсенең 14 нче микрорайонында, Яңа шәһәрнең 14 нче микрорайонында һәм «Яшьлек» торак районының 63 нче микрорайонында төзеләчәк балалар бакчалары.

Аларны төзүгә федераль һәм республика бюджетыннан 1 млрд 120 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелә. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә капиталь ремонт программасы буенча 9 балалар бакчасын 343,2 млн сумга ремонтлау планлаштырыла.

11 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә һәм Яр Чаллы  67 нче мөмкинлекләре чикле балалар мәктәбендә капиталь ремонт ясау каралган. Ремонт бәясе 98 млн сумга төшәчәк. Политехника көллиятен ремонтлау дәвам итәчәк, эшләрнең бәясе 28,5 млн сум. 2019 елда «Универсаль спорт мәйданчыклары төзү» программасы буенча шәһәр мәктәпләрендә 14,3 млн сумлык алты яңа универсаль спорт мәйданчыгы төзү каралган.

Яшьләр үзәкләренең матди базасын төзекләндерү һәм ныгыту программасы кысаларында «Нур» һәм «Шатлык» яшьләр үзәкләрен капиталь ремонтлау дәвам итәчәк (бу максатларга 45 млн сум бирелгән.)

Агымдагы елда 3 яшүсмерләр клубына 4,2 млн сумлык капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Түбәндәге социаль хезмәт күрсәтү һәм социаль яклау учреждениеләренә шулай ук капиталь ремонт ясалачак:

1.  «Перекресток» билгеле яшәү урыны һәм шөгыле булмаган затлар өчен социаль адаптация үзәге»  (3 млн сум);

2. «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют (2 млн. сум.);

3. «Изгелек»  инвалидларны тернәкләндерү үзәге (1,5 млн сум).

«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы шулай ук дәвам итә.

Биналарны капиталь ремонтлау буенча проект документлары эшләнә:

- Яр Чаллы дәүләт татар драма театрын урнаштыру өчен;

- «Энергетик» мәдәният сараен ремонтлау;

- «Витязь» спорт комплексы;

- Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия;

- Көрәш сарае төзелешенә.

Сишәмбе, 15 гыйнвар 2019, 11:09