Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Россия матбугаты көненә багышланган чара узды. Тантаналар сарае залы автокаланың массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен җыйды.

Кунакларны һөнәри бәйрәмнәре белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады.

"Сезнең тырышлык, ярдәм, гражданлык позициясе нәтиҗәсендә Чаллы халкының тормыш сыйфаты яхшыра. Уңай һәм тискәре процессларны яктыртуда сезнең өлеш бәяләп бетергесез. Россия Федерациясенең идеаль субъектлары, идеаль шәһәрләр һәм гаиләләре була алмавын без барыбыз да яхшы аңлыйбыз. Сез тормышыбызның тискәре якларын яктыртасыз, хаталарны төзәтергә ярдәм итәсез. Тәнкыйть – күңелле нәрсә түгел, әмма ул авыру вакытта эчәргә кирәкле микстура кебек. Ул кирәк, мөһим һәм булырга тиеш”, - дип билгеләде мэр.

Тармак ветераннары Валентина Нурмөхәммәтова һәм Фәнилә Илаева адресына аерым рәхмәт сүзләре яңгырады.

Тармакның иң яхшы хезмәткәрләрен шәһәр мэры һәм Башкарма комитетның Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үттеләр. «Шәһри Чаллы», «Челнинские известия», «Бизнес Online», KazanFirst, «Вечерние Челны», «Вести КАМАЗа», «Татар-информ», Chelny-biz һәм автокала телевидениесе журналистлары арасыннан иң яхшылары билгеле булды.

Дүшәмбе, 14 гыйнвар 2019, 18:32