Мы в социальных сетях

Үзәк районында Бөек Ватан сугышы ветераны Ризванова Сания Әхсән кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котлаулар кабул итте. Котлауларга ТИҮ рәисе Ольга Денисова да кушылды.

Сания Әхсән кызы Ютазы районының Кече Урыссу авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында ул туган авылы Кече Урыссу колхозында эшли. 1950 елда кияүгә чыга һәм гаиләсе белән Бөгелмә шәһәренә күчеп китә, анда пенсиягә чыкканчы тимер юлда оператор – диспетчер булып эшли. 1970 елдан Сания Әхсән кызы Яр Чаллыда яши. Ул ике бала тәрбияләп үстерә, биш оныгы һәм өч оныкчыгы бар. “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен” медале һәм юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Вәгыйзов Әбелкәрам Исмәгыйль улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярга Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләрне Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов тапшырды.

Вәгыйзов Әбелкәрам Исмәгыйль улы Самара өлкәсенең Шенталы районы Денискино авылында туган. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлаган. Сугыш елларында «Марс» колхозында кыр бригадасы хисапчысы булып эшләгән.

1949 елдан 1957 елга кадәр Хабаровск краенда армиядә була. 1953 елда Әнүзә Абдулкадыйр кызына өйләнә. 1957 елда хәрби часть таркалганнан соң взвод командиры исемен йөртә. Шул ук елда гаилә Татарстан Республикасына күчеп килә, анда Әбелкәрам Исмәгыйль улы Бөгелмәдә, Карабаш һәм Татарстанның башка торак пунктларында юллар төзүдә һәм реконструкцияләүдә катнаша. 1971 елда КАМАЗ төзелешенә җибәрелә. 60 ел стажы булган ветеран, лаеклы ялга 75 яшендә «Камдорстрой» предприятиесенең юлларны проектлау бүлеге җитәкчесе вазифасыннан китә. Хатыны белән өч бала тәрбияләп үстерәләр, дүрт оныгы һәм өч оныкчыгы бар. Әбелкәрам Исмәгыйль улы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 14 гыйнвар 2019, 16:59