Мы в социальных сетях

Новочебоксарск шәһәрендә җиңел атлетика буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды. Спорт чарасында илнең 14 регионыннан 600дән артык спортчы катнашты. Анда «Яр Чаллы» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Кротовсикй Дмитрий, Никитин Алексей, Кузнецов Данил һәм Федоров Алексей 18 яшькә кадәрге категориядә 200 метрлы эстафетада 2 урынны яуладылар. 18 яшькә кадәрге кызлар арасында биш төрле ярышта Петрова Софья беренче урынны яулады. 3000 метрга йөгерүдә 4 урынны Юрий Байков алды.​

Дүшәмбе, 14 гыйнвар 2019, 17:06