Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераннары Сәлимова Җиһан Сәет кызы һәм Насыйбуллина Миңнегаян Нуретдин кызы Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котлаулар кабул итте. Котлауларга шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов, шулай ук ТИҮ рәисләре Ольга Денисова һәм Елизавета Глухова да кушылды.

Минзәлә районы Иске Мунча авылында туып-үскән Сәлимова Җиһан Сәет кызына 95 яшь тулды. Җиһан Сәет кызы Бөек Ватан сугышы елларында Минзәлә районында урман кисүдә хезмәт куйган. Сугыштан соң лаеклы ялга чыкканчы ул Минзәлә татар театры актрисасы булып эшли. 1985 елда Яр Чаллы шәһәренә даими яшәү урынына күчеп килә. Җиһан Сәет кызы ике бала тәрбияләп үстергән, дүрт оныгы, 10 оныкчыгы һәм  оныкчыкларының 36 баласы бар. “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен” медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Сарман районы Күтәмәле авылында туган Насыйбуллина Миңнегаян Нуретдин кызына 95 яшь тулды.

Бөек Ватан сугышы елларында Миңнегаян Нуретдин кызы Түбән Новгород шәһәренең хәрби заводында эшли. Сугыштан соң ул туган авылына кайта, лаеклы ялга чыкканчы колхозда хезмәт куя. Миңнегаян Нуретдин кызы биш бала тәрбияләп үстергән, 10 оныгы, 16 оныкчыгы шулай ук  оныкчыкларының 36 баласы бар. “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен” медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән. 

Сишәмбе, 15 гыйнвар 2019, 15:05