Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

18 гыйнвар көнне 16:00 сәгатьтә Картиналар галереясенең кече залында Мария Фадееваның юбилей күргәзмәсе ачыла.

Мария Ивановна Фадеева фин-угор халыкларының шәһәр, зона күргәзмәләрендә һәм Халыкара этнофутуристик күргәзмә – фестивальләрендә катнашкан. Ул Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге һәм Халыкара Дизайнерлар берлеге Ассоциациясе әгъзасы.

Күргәзмәдә натюрморт һәм пейзаж жанрларында 50дән артык рәсем сәнгате әсәрләре тәкъдим ителгән. Рәссам үз иҗатында туган як табигатенең күптөрлелеген ача. Гади һәм лирик характердагы картиналар кеше күңеленең гүзәл якларын ачарга мөмкинлек бирә. Мария Фадееваның рәсем сәнгате кешеләрнең күңеленә хуш килә.

Күргәзмә 3 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Сишәмбе, 15 гыйнвар 2019, 15:23