Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Министрлар Кабинетында брифинг булды, анда ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов чыгыш ясады. Ул грипп һәм кискен вирус авырулары белән авыруның куркыныч нәтиҗәләре турында, шулай ук үзеңне, туганнарың һәм якыннарыңны ничек авырудан саклап калып булуы турында сөйләде.

Кышкы каникуллардан соң, балалар бакчаларга, мәктәпләргә, өлкәннәр эшкә киткәч, авыручылар саны арткан.

Җиткерелгән мәгълүмат нигезендә, 7-13 гыйнварда Татарстанда көчле респиратор вирус инфекцияләре белән авыруларның 12 867 очрагы теркәлгән, бу күрсәткеч 10 мең кешегә 34,4 тәшкил итә. Көчле респиратор вирус инфекцияләре белән авыручылар санының дәрәҗәсе эпидемиологикбусагадан 17,2%ка түбәнрәк. Бүгенге көндә 2018 елгы эпидемия сезоны өчен 13 грипп очрагы теркәлгән, алар арасында 10 очрак – дуңгыз гриппы. Вирус штаммы бу сезонда кулланылган вакцинага кертелгән.

Мәктәпләр сезон башыннан тулысынча ябылмады, аерым сыйныфларның эшчәнлеге туктатылды. Грипп һәм кискен респиратор-вирус инфекцияләре буенча вәзгыять тотрыклы кала. Татарстан Республикасы медицина оешмалары грипп һәм ОРВИ белән авыручыларны кабул итәргә әзер.

Сергей Осипов ассызыклаганча, бөтен эпидсезон балалар коллективларында башлана, чөнки нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтәге балалар грипп һәм респиратор инфекцияләргә бирешәләр. «Гади шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Вируслар һава-тын юлы белән тапшырылса да, кул гигиенасы зур әһәмияткә ия. Бу факт күп меңъеллык тикшеренүләр белән расланган. Әгәр дә без кулларны дезарстворлы салфеткалар белән сөртәбез икән, сәгать ярым дәвамында бу безне чирдән 60-70%ка саклый дигән сүз. Бүген үзен хөрмәт иткән барлык клиникаларда да дозаторлар тора, анда килеп кулны сөртергә мөмкин. Бу хастаханәләр эчендәге зарарланудан котылырга да мөмкинлек бирә. Балалар бакчаларында да, мәктәпләрдә дә, коллективларда да шулай эшләргә була», - дип билгеләде сәламәтлек саклау министры урынбасары.

Яклауның нәтиҗәле методлары арасында ул медицина битлекләре киеп йөрүне һәм биткә кул белән тиюдән баш тартуны санап китте. Әгәр кеше авырып китсә, ул башкаларны зарарламас һәм алга таба да куркыныч астына куймас өчен өйдә калырга тиеш.

Ул шулай ук күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш, витаминлы комплекслар кулланырга киңәш итте. Эчәклек микрофлорына игътибар итәргә кушты, чөнки ул зур иммун орган булып тора.

Шулай ук үзенчәлекле дәвалау турында да сөйләде: «Респиратор вирус инфекциясе һәм гриппның төрле инфекцияләр булуын төгәл аңларга кирәк. Грипп вирусы-ДНК, ягъни дезоксирибонуклеин кислотасы булган вирус. Ә респиратор инфекциясе-рибонуклеин кислоталар. Шуңа бәйле рәвештә, аларда төрле химик матдәләр гамәлдә булачак. Шуңа күрә күпләр гриппка каршы прививка ясаткан икән, ә аннары бераз авырый икән, димәк, прививканың файдасы булмады дип уйлый. Бер дә алай түгел. Ул охшаш башка вирус алган».

Инфекция барлыкка килүнең беренче билгеләре булганда, Сергей Осипов дәвалау препаратларыннан файдаланырга тәкъдим итте. Бу, барыннан да элек, нейраминидазаның ингибиторлары, алар грипп вирусына каршы яхшы эшлиләр. Алар порошоклар, таблеткалар, спрейлар рәвешендә кулланыла. Бәяләре арзан, шуңа да карамастан, препаратлар бик нәтиҗәле. Аларны балага бер яшь тулуга кулланырга ярый, кайберләрен биш яшьтән.

Тагын гемагглютинин-Арбидол ингибиторы бар. Аның нәтиҗәлелеге фәнни тикшеренүләр белән расланган. Шулай ук тумыштан килгән иммунитет рецептлары стимуляторлары кулланырга мөмкин, тик 7 яшьтән генә. Дәвалау максатларында да, профилактика максатларында да интерферон кулланырга кирәк.

«Үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә кирәкми. Әгәр балада температура 38 градус булса табиб чакыртырга, ә 39 градус булганда ашыгыч ярдәм чакыру зарур», - дип ассызыклады спикер.

Ул авыруның соңгы этапларында грипп вакытында үсә торган авыр клиник өзлегүләр: пневмония, бронхит, колак авырту, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системалары ягыннан өзлегүләр, хроник авыруларның кискенләшүе (шикәр диабеты, тын җитмәве, хрониктын юллары авырулары) җитди куркыныч тудыра дип кисәтте.

“Кагыйдәләрне үтәгез, үзегезне, туганнарыгызны һәм якыннарыгызны саклагыз", - диде сүзен йомгаклап Сергей Осипов.

Сишәмбе, 15 гыйнвар 2019, 16:44