Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Сишәмбе, 23 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сарае залында бриллиант туйларын билгеләп үтүче чаллыларны каршыладылар. Африкан һәм Эльвира Шаминнар 60 ел элек гаилә корган.

Шаминнар гаиләсе тормышларында Яр Чаллы шәһәренә күченү иң мөһим карарларның берсе була. Африкан Александрович озак еллар шәһәр төзелешендә эшләгән. Күп кенә торак йортлар, балалар бакчалары, тимер юл аның катнашында төзелде. Аларның икесенә 75 ел хезмәт стажы бар. Африкан Александрович һәм Эльвира Николаевна «Хезмәт ветераны»медальләренә лаек булдылар. Шулай ук аларның икесенә дә «Сугыш балалары» медале тапшырылды. Африкан Александрович В. И. Ленинның 100 еллыгына медаленә ия.

60 ел бергә гомер итүче пар өч бала, алты онык һәм өч оныкчык тәрбияләп үстергәннәр.

Чәршәмбе, 16 гыйнвар 2019, 09:21