Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бу атнадан башлап Чаллыда 2018 елда шәһәрнең социаль-икътисадый үсешенә нәтиҗәләр ясау буенча халык белән традицион очрашулар башланды. Мәсәлән, Комсомол районының Үзәк китапханәдә район Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин катнашында очрашу узды. Аны шәһәр үсеше һәм Комсомол районы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча доклад белән район башлыгы Александр Кислов ачты.

Ул билгеләп үткәнчә, узган ел районда тугыз яңа йорт файдалануга тапшырылган, быел 17 йорт тапшыру планлаштырыла. Районның 46 йортында 265 млн сумлык капиталь ремонт башкарылган. Торак йортларда балалар мәйданчыкларында 49 уен элементлары урнаштырылган. Йортлар территориясендә, парк һәм скверларда 103 эскәмия куелган. ЗЯБ бистәсендә яңа сквер барлыкка килде. 

42, 58, 24 нче балалар бакчаларына капиталь ремонт ясалды. Учреждениеләр территорияләрендә шулай ук урам утлары булдырылды, яңа юллар салынды. Быел 3, 15, 43, 63, 84 нче балалар бакчаларында ремонт эшләре планлаштырыла.

Шулай ук башкарылган эшләр турында «Жилкомсервис» ИК генераль директоры Ольга Тарнаева, 2нче «Комсомольский» полиция бүлеге башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы, полиция майоры Валерий Красников, «Мирный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Ольга Айдимирова хисап тотты.

 2018 елның төп мөһим нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар турында Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин сөйләде: «Бүген Яр Чаллы күп юнәлешләр буенча әйдәп бара: сәламәтлек саклау, мәгариф, куркынычсызлык техникасы буенча. Узып баручы елда уңай нәтиҗәләр күп булды. Минемчә, 2019 ел шәһәр өчен истә калырлык булачак. Күп нәрсә эшләнергә тиеш. Юлларны төзекләндерү, ремонтлау, яктырту, яңа объектлар, спорт корылмалары төзү буенча да күп эшләр башкарылачак. Бүген Чулман проспектында урын алачак зур Көрәш сараен проектлаштыру бара. Быел ГЭС бистәсендәге «Төзүче» стадионын ачачакбыз»

Моннан тыш, Башкарма комитет җитәкчесе 2019 елда 65 комплекста мәктәп һәм алты яңа балалар бакчасы төзү планлаштырылуын билгеләп үтте, аларның өчесе Комсомол районы территориясендә урнашачак: Замелекесьеның 20 һәм 21 микрорайоннарында һәм ЗЯБ бистәсенең 14 комплексында.

Пәнҗешәмбе, 17 гыйнвар 2019, 08:52