Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда шәһәр җитәкчеләренең халык белән традицион очрашулары башланып китте. 18нче мәктәптә Үзәк районның 4,5 комплексларында яшәүчеләр белән Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев, шәһәр Советы депутаты Олег Коробченко, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов очрашты. Район башлыгы чыгышында шәһәр җитәкчелеге тарафыннан квартал эчендәге юлларны ремонтлауга зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. Шулай итеп 2, 4, 5, 6 комплекста тротуарлар һәм парковка урыннары киңәйтелеп, өстәмә яктырту җайланмалары белән ремонтланды. Моннан тыш узган ел 4, 5 комплекс территориясендә «Аҗаган» яшүсмерләр клубында, 37 нче «Нәникәй» балалар бакчасында 30 млн сумнан артык акчага капиталь ремонт ясалды.

2018 елда башкарылган эшләр исемлегендә шулай ук 13 нче мәктәп территориясендә футбол кырын төзү дә бар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, спорт мәйданчыгы шәһәр Советы депутаты Олег Коробченко һәм «ЛИДЕРТРАНС ТЭК» ҖЧҖ җитәкчесе Михаил Устюжанин финанс ярдәме белән барлыкка килде. Быел биредә тренажерлар урнаштырылачак.

Хезмәт күрсәтә торган территориядә оператив хәл турында үзенең чыгышында 4 нче «Электротехнический» полиция бүлегенең өлкән участок уполномоченные, полиция майоры Таһир Фәрдиев сөйләде.

Очрашуга йомгак ясап, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев 2018 елда «Иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү» программасы кысаларында Азатлык мәйданын төзекләндерүнең II этабы башкарылган, анда хәзерге вакытта амфитеатр, җәяү йөрү эстакадасы ясала,  капиталь төзелеш алып барыла, дип ассызыклады. Шулай ук «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» федераль программасы кысаларында Тынычлык, Яр Чаллы, Муса Җәлил проспектларын ремонтлау планлаштырыла.

Пәнҗешәмбе, 17 гыйнвар 2019, 10:38