Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Эшче яшьләр арасында узучы Престиж Кубогына интеллектуаль чемпионат сезонының бишенче уенына, автокала предприятиеләренең һәм оешмаларының 29 командасы җыелды. Болар - «Челныводоканал» ҖЧҖ, ШЭ «Снегирев» , «КАМАЗ» ТФК, «Татэнерго» АҖ филиалының Чаллы җылылык электр челтәре, Россия Пенсия фонды идарәсе, «Чаллы шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге», «Жилкомсервис» ҖЧҖ, « В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты» һәм «КАМАЗ» заводлары командалары.

Яңа уенның темасы «Гыйнвар кәефе» дип аталды. Интеллектуаль турнир нәтиҗәләре буенча өченче урынны «Собрались» җыелма командасы яулады, икенче урынны«Монооксид дегидрогена» командасы алды, уенның лидеры - «КАМАЗ» ГАҖ Кою заводының «КамЛит» командасы.

Пәнҗешәмбе, 17 гыйнвар 2019, 11:20