Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Мәгариф һәм яшьләр эшләр белән эшләү идарәсе башлыгы Винер Харисов сүзләренә караганда, уку йортларында булган һәр очрак махсус комиссия тарафыннан карап тикшерелә. Бу хакта ул бүген журналистлар белән очрашу вакытында хәбәр итте.

“Әлеге очракларда кеше факторы да бар, һәм кызганычка каршы, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, укытучылар ягыннан тиешенчә эшләп бетермәү дә бар. Без барлык мәктәп директорлары белән киңәшмәләр уздырдык, аларга тиешле күрсәтмәләр бирелде, – диде Винер Харисов.Бүген заманалар үзгәрә, шуның белән укытучылар да, мәктәп директорлары да үзгәрергә тиеш. Без укучыларга, ата-аналарга һәм укытучыларга карата игътибарлы булырга тиеш. Тик, кызганычка каршы, укучылар ягыннан да провокация булгалый”.

15 нче мәктәптә булган очракны шәрехләп, Винер Харисов бишенче сыйныфның өч укучысы арасындагы низагның мәктәп террториясеннән чыккач, өйләренә кайтканда килеп чыгуын аңлатты. «ВК» һәм массакүләм мәгълүмат чаралары пабликларында сүз барган укучы физкультура дәресләреннән декабрьгә кадәр азат ителгән. Аның әти-әниләре һәм медицина учреждениеләре мәктәпкә башка белешмәләр тапшырмаган. Хәл ачыкланды, балаларның берсе дә зыян күрмәгән, дип ассызыкланды.

Ашханәгә бәйле башка ике очракка карата мәктәп директорларын дисциплинар җаваплылыкка тарттылар. Мондый чара низаглы ситуацияләрдә катнашучы башка хезмәткәрләрне дә көтә. Моннан тыш, якын арада мәктәпләрдә хәлләрне аңлатып, ата-аналар җыелышы үткәреләчәк. "Әти-әниләр дә үзләренең бурычлары булуын аңласыннар иде: баланың мәктәпкә бара алмавы яки билгеле бер вакытка килүе турында алдан хәбәр итәргә тиеш алар”, - дип аңлатты ул.

Укучылар белән дә аңлату линейкалары уздырылачак.

Пәнҗешәмбе, 17 гыйнвар 2019, 11:25