Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Чукряшова Мария Петровна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм үз исемемнән Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева котлады һәм бүләкләр тапшырды. Котлауларга Шәһәр Советы депутаты Евгений Вайнер да кушылды.
Чукряшова Мария Петровна Акташ районының Савалеево авылында туа. Сугыш елларында туган авылында төрле эшләрдә эшли. Сугыштан соң колхозда хисапчы булып, аннары 1957 елда бухгалтер булып хезмәт куя. Бөек Ватан сугышында катнашкан Чукряшов Прокопий Мефодьевичка кияүгә чыга. 2012 елда Яр Чаллы шәһәренә күченә. Ире белән бергә ике бала үстергәннәр, дүрт оныгы һәм бер оныкчыгы бар. Ул "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Тимошина Екатерина Алексеевна Түбән Новгород өлкәсенең Василёк-Майдан авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында туган авылы колхозында эшли. 1950 елда Екатерина Алексеевна гаиләсе беләнОмск өлкәсенең Большегривск бистәсенә күчеп китә, анда пенсиягә чыкканчы «Иртыш» тимер юл станциясендә оператор булып эшли. 2001 елда Яр Чаллы шәһәренә даими яшәү урынына күчеп килә. Екатерина Алексеевна ике бала тәрбияләп үстергән, ике оныгы, өч оныкчыгы бар. "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 17 гыйнвар 2019, 15:58