Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Шәһәр мэриясендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Киңәшмәне Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин алып барды. Беренче сорау итеп катнашучылар шәһәрнең газ белән тәэмин итү системаларында иминлекне тәэмин итү буенча хәлнең торышы һәм чаралары турында фикер алыштылар. "Барысына да Яңа ел бәйрәмнәрендә илебездә булган соңгы вакыйгалар белән бәйле эшне активлаштырырга күрсәтмә бирделәр. Бездә дә мондый очрак ике ел элек булды. Без дә моны кичердек. Аллага шөкер, барысы да исән, сәламәт. Корбаннарсыз булу бәхетле очрак", – дип искә төшерде комиссия башланыр алдыннан  Ринат Абдуллин.

"Чаллы газ" эксплуатация-җитештерү идарәсенең баш инженеры Илдар Авзалов үз докладында йорт  һәм фатир эчендәге газ җиһазларын куркынычсыз куллану, карап тоту йорт яки фатир эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, авария-диспетчерлык тәэминаты һәм җиһазларны алыштыру юлы белән тәэмин ителә, дип билгеләде. Техник хезмәт күрсәтү графиклары идарәче компанияләр, күп фатирлы йортлар Советы һәм йорт буенча өлкәннәр игътибарына җиткерелә. 

Баш инженер билгеләп үткәнчә, кайбер милекчеләр төрле сәбәпләр аркасында үзләренең газ җиһазларын карарга өйләренә кертмиләр. Мондый категория абонентлар белән өстәмә эш алып барыла.

ГИМС үзәгенең Яр Чаллы инспекторлык бүлеге җитәкчесе Әбүзәр Ногманов кышкы чорда су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү турындагы доклад белән чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, профилактик эшкә карамастан, су объектларында һәлак булучылар саны арткан. Әйтик, 2018 елда республика территориясендә 96 кеше батып үлгән, шуларның алтысы бала, 77 кеше коткарылган, шул исәптән тугыз бала. Яр Чаллыда 2018 елда сигез кеше батып үлгән.

Ул шәһәр территориясендә рөхсәт ителмәгән дүрт җәяүлеләр юлы, бозга автотранспортның ике төшеп китү юлы, кешеләр күпләп бозга чыга торган сигез урын ачыклануы турында сөйләде.

Моннан тыш, 2018 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында дәүләт контроле, күзәтчелек һәм су биологик ресурсларын саклау турында бүлекнең өлкән дәүләт инспекторы Эльмир Хафизов җиткерде.

Пәнҗешәмбе, 17 гыйнвар 2019, 17:31