Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

38нче мәктәптә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин катнашында 44, 45 комплекс халкы белән очрашу булды. Мәктәптә консультация пунктлары оештырылды, анда әлеге микрорайонда яшәүчеләрнең һәрберсе Пенсия фонды, социаль хезмәт, шәһәр исәп-хисап үзәге, идарәче компания һәм участок вәкиленә үзләрен борчыган сорауларны бирә алды.

Очрашуны Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов ачып җибәрде. Үзенең чыгышында ул билгеләп үткәнчә, узган ел федераль программа кысаларында 30 торак йортта 374 млн сумнан артык суммага капиталь ремонт үткәрелгән. 2019 елда 60 йортка капиталь ремонт ясау планлаштырыла.

Территориядә оператив хәл турында 3 нче «Үзәк» полиция бүлегенең участок уполномоченные, кече лейтенант Радик Чернов сөйләде.

Очрашу ахырында Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин билгеләп үткәнчә, «КАМАЗ» ГАҖ шәһәрне барлыкка китерүче предприятиесе эшчәнлеге сәнәгать җитештерүе күрсәткечләренең динамикасын үзгәртүгә сизелерлек йогынты ясый, шәһәрнең эшкәртү производствосында аның өлеше 44% тан артык. 2018 елда  36,3 мең йөк автомобиле чыгарылган. Автогигант Россия яңа Йөк автомобильләре базарының лидеры булып кала. Бүгенге көндә «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты статусын 28 җитештерү компаниясе алды, алар шәһәр икътисадына 15 млрд сумнан артык инвестиция китергән, 3 меңнән артык яңа эш урыны булдырган.

Җомга, 18 гыйнвар 2019, 10:25